Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр яңа "Әлифба" белән танышты

Чара «Әлифба" алдым кулга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында милли мәгариф концепциясен тормышка ашыру темасына багышланган очрашу булып узды. Әлеге очрашуда мәгариф бүлеге, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, укытучылар, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Ул ике бүлектән торды. Беренче бүлектә Казан кунаклары - Татар китап нәшриятының укыту...

Чара

«Әлифба" алдым кулга

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында милли мәгариф концепциясен тормышка ашыру темасына багышланган очрашу булып узды.

Әлеге очрашуда мәгариф бүлеге, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, укытучылар, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Ул ике бүлектән торды. Беренче бүлектә Казан кунаклары - Татар китап нәшриятының укыту - методика идарәсе җитәкчесе Чулпан Ялалова, йөзләгән методик әсбаплар авторы, педагогия фәннәре кандидаты Рәдинә Ягъфәрова һәм шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова чыгыш ясады. Бүгенге көндә китап нәшрияты тарафыннан укытучылар өчен бик күп төрле ярдәмлекләр басыла. Театр фойесында аларны сату да оештырылган иде. Чулпан Ялалова әнә шул яңалыклар белән таныштырып узды. Залда утыручыларга иң ошаганы Рәдинә Ягъфәрованың чыгышы булгандыр. Кечкенә дә төш кенә дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер, мөгаен. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бик актив, хәрәкәтчән бу мөгалимәнең сүзләрен ара-тирә алкышлап, зур игътибар белән тыңладылар. Әле яңа гына басылып чыккан "Әлифба" китабы белән таныштырып кына калмыйча, укытучыларга үзенең төпле киңәшләрен дә биреп узды ул. - Баланы тыңларга өйрәтегез. Сөйләгәндә күзләренә карагыз, чыгышыгыз эмоциональ булсын. Аңлыйм, эшегез бик күп. Тик зинһар, балалар каршына килеп баскач бу турыда онытырга тырышыгыз. Балаларны төрле катлауга аермагыз. Аларны рәнҗетмәгез, киресенчә аалар турында кайгыртыгыз. Укытуды җиңел юллар эзләмәгез. Бала кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнергә тиеш, шулай итеп ул тормыш авырлыклары каршында да югалып калмаячак, - диде ул. Арча педагогия көллияте белән берлектә әзерләнгән "Әлифба" китабына кертелгән материалларның бала хәтерен яхшыртуга юнәлтелгән һәм тәрбияви яктан зур мәгънәгә ия булуларын ассызыклады.

Шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова исә залда утыручыларны үзенең яңа чыккан китаплары белән таныштырып узды, аларда басылган берничә шигырен дә укып китте.

Очрашуның икенче бүлегендә Күңгәр мәктәбе укытучысы Ландыш Әхмәтованың, Бәрәскә балалар бакчасы Филсинә Гатауллина һәм мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Гиндуллинаның чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев