Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә “Оксананың адресы кирәк...”

Язылганга кире кайтып Әтнәләргә "Оксананың адресы кирәк..." 18 нче март санында Миләүшә Маликованың "Сихер һәм хыянәт" дигән язмасы басылган иде. Сүрия МИНГАТИНА Әлеге язманы укыгач, фикерләрен әйтүчеләр дә, сораучылар да күп булды. Авторның тетмәсен тетәргә дә күп сорамадылар. "Дөреслеккә туры килми, ничек инде ярты метрлап җеп коссын кеше, теләсә нәрсә...

Язылганга кире кайтып

Әтнәләргә "Оксананың адресы кирәк..."

18 нче март санында Миләүшә Маликованың "Сихер һәм хыянәт" дигән язмасы басылган иде.

Сүрия МИНГАТИНА

Әлеге язманы укыгач, фикерләрен әйтүчеләр дә, сораучылар да күп булды. Авторның тетмәсен тетәргә дә күп сорамадылар. "Дөреслеккә туры килми, ничек инде ярты метрлап җеп коссын кеше, теләсә нәрсә язып ятасыз анда...", "Чынлап та бармы андый кеше, булса адресы бармы?" - дип шалтыратып сораучылар да җитәрлек булды. Социаль челтәрдәге битебезгә "Сихер һәм хыянәт" статьясындагы Оксананың адресын каян табарга була?", - дип язып калдырган Илназ да.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Игътибарыгыз, газетабызны укып баруыгыз өчен рәхмәт. Миләүшә Маликова белән элемтәгә кереп, сезнең гозерләрне, үтенечләрне җиткердек. Тик... сез көткән хәбәрне генә әйтә алмыйбыз. Оксана элек кабул иткән, "Хәзер кабул итми инде, аннан соң, ул - җыйналма образ...", - дип аңлатты язманың авторы. Җыйналма булгач, автор Оксана кебек берничә багучыны бер образга туплап язган булып чыга.

"Алай булгач, ник язасыз, кеше алдап ятасыз шунда?" - дип тә әйтерсез. Язып була. Язма "Укучыбыз иҗаты" дигән рубрика белән басылган. Иҗат булгач, автор сюжетны үзе кора ала, уйлап, үз хыялларын кушып хикәя язарга да мөмкин...- кыскасы язучының ихтыярында бу. "Булган хәл", "Чынбарлык"... дип куелган булса рубрикага, мондый уйдырма язмаларны басып булмый. Һәр эшнең нечкәлекләре бар. Инде өметләрегезне акламаганбыз икән, гафу итәрсез.

Аллаһы Тәгалә "Сихерне мин теләгән кадәр генә кертерләр... дигән. Әгәр дөрестән дә сезне бозган булсалар, вакыты җиткән булса, үзе юл күрсәтер. Коръән укып, намазда булган кешегә ярдәме тими калмас. Безнең гыйлемле имамнарыбыз бар. Бәлки бу язманы алар дәвам итәр. Авыртудан интеккән, кая барып егылырга белмәгән кешеләргә нишләргә? Үзегез ничек уйлыйсыз? Хатларыгызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев