Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрне кышкы каникулда 10 көнлек ял көтә

Россиялеләр 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ун көн ял итә ала. Россия хөкүмәте 2018 ел цчен календарь буенча ял көннәрен раслады. Әлеге карарны 14 октябрь көнне Дмитрий Медведев имзалаган. Әлеге карар нигезендә 6 һәм 7 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбе булганлыктан, 9 мартка һәм 2 май көннәренә күчереләчәк. 28 апрель,...

Россиялеләр 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ун көн ял итә ала.

Россия хөкүмәте 2018 ел цчен календарь буенча ял көннәрен раслады. Әлеге карарны 14 октябрь көнне Дмитрий Медведев имзалаган.

Әлеге карар нигезендә 6 һәм 7 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбе булганлыктан, 9 мартка һәм 2 май көннәренә күчереләчәк. 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбә көн яллары 30 апрельгә, 11 июньгә һәм 31 декабрьгә күчерелә.

Шул рәвешле, россиялеләр 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ун көн, 23 февральдән 25 февральгә кадәр өч көн, 8 марттан 11 мартка кадәр дүрт көн, 29 апрельдән 2 майга кадәр дүрт көн, 9 майда бер көн, 10 июньнән 12 июньгә кадәр өч көн һәм 3 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр өч көн ял итә алачак.

Чыганак http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев