Сайлауга килеп тавыш бирүчеләрне тәм-том тулы табын белән каршы алалар биредә.
Мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова һәм аның тормыш иптәше Фидаил әнә шулай күңелләрен күрә авылдашларының. Кунакчыл хуҗакларның табыннарында самоварлары кайнап тора. Килгән һәркемгә бик шат алар. "Елларыбыз имин булсын, дөньялар тыныч булсын. Һәр сайлауны шулай матур итеп үткәреп җибәрәбез. Республикада уңай якка барган үзгәрешләр күз алдында. безнең Ары авылы да үзе бик зур булмаса да, елдан ел яшәрә, үсә. Рәхәтләнеп эшләргә, тормышның тәмен табып яшәргә язсын", - диләр алар.
Нет комментариев