Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Дусымында обелиск ачылды

Бүген Әтнә районының Дусым авылында обелиск ачылды. "Әлеге обелискны 1995 елда төзекләндерә башлаган идек, әйләнә-тирәсендәге чыршыларны да шул елда утырттык. Инде үсеп беттеләр. Кечкенә генә авылга ник кирәк диючеләр?"- дә булгалады. Шушы кечкенә генә Дусымнан да 128 кеше Бөек Ватан сугышында ятып калды, сугыштан исән кайткан 37 се дә озак...

Бүген Әтнә районының Дусым авылында обелиск ачылды. "Әлеге обелискны 1995 елда төзекләндерә башлаган идек, әйләнә-тирәсендәге чыршыларны да шул елда утырттык. Инде үсеп беттеләр. Кечкенә генә авылга ник кирәк диючеләр?"- дә булгалады. Шушы кечкенә генә Дусымнан да 128 кеше Бөек Ватан сугышында ятып калды, сугыштан исән кайткан 37 се дә озак яши алмады. Менә шуларның барысының да исемнәрен яздык, киләчәк буыннар онытмасын, тынычлыкның ни дәрәҗәдә, ниләр,кемнәр бәрабәренә яулап алынганын алар белергә тиеш. Узган ел моннан зуррагын Күлле Кимедә ачкан идек, Ары авылындагысын да төзекләндердек. Быел Дусымда ачарга булдык. Ветераннар сафы азаеп бара, тыл ветераннары да санаулы..."- дип сөйләде "Дусым" хуҗалыгының атасы, төп кинәшчесе Наил абый Сабиров.

Тантанада хуҗалык рәисе Ленар Сәмигуллин, Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин да чыгыш ясады. Мәктәп укучыларының чыгышын да карадык. Мәҗлес табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев