Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнәнең "Ел укытучысы" билгеле булды

Әтнәдә "Ел укытучысы" бәйгесенә йомгак ясалды. Ике көн буе барган киеренке бәйгенең җиңүчесе булып Күлле Киме урта мәктәбенең математика укытучысы Найлә Гәлләмова калды. Икенче урында Күшәр төп мәктәбенең география укытучысы Зөлфия Заһидуллина, өченче урында Олы әтнә урта мәктәбенең рус теле укытучысы Лилия Гарипова билгеләнде. Түбән Көек урта мәктәбенең татар теле...

Әтнәдә "Ел укытучысы" бәйгесенә йомгак ясалды. Ике көн буе барган киеренке бәйгенең җиңүчесе булып Күлле Киме урта мәктәбенең математика укытучысы Найлә Гәлләмова калды. Икенче урында Күшәр төп мәктәбенең география укытучысы Зөлфия Заһидуллина, өченче урында Олы әтнә урта мәктәбенең рус теле укытучысы Лилия Гарипова билгеләнде. Түбән Көек урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлшат Галиәхмәтова белән Күңгәр урта мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Рәмлә Шакирова бәйгенең финалистлары булдылар. Бәйгедә катнашкан һәркем Мактау грамоталары һәм ИП Абдулаҗанов кибетенең махсус сертификатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев