Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең гыйбрәтле язмыш иясе

иңнәрендә ил йөге "Күргәннәр күп инде алар", - дип көрсенә Ары авылында яшәүче тыл хезмәткәре Маһидә Минһаҗетдинова.

Күлле Киме авыл җирлеге җитәкчесе Хәмит Гәрәев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Саймә Сабирова белән гаҗәеп язмышка ия бу әбекәйне 90 яшьлек юбилее белән котларга бардык.

Бөек Ватан сугышы башланганда 5 сыйныфны гына тәмамлаган була, ә инде 7 сыйныфны тәмамлауга юл төзергә Свияжскка җибәрәләр. "Ике атта биш кыз көчкә барып җиттек, юлны бер яктан без - яшь кызлар, каршы яктан әсирлеккә төшкән немецлар төзеде", - дип искә ала. Чабаталар тишелеп, алып килгән сохариларның соңгы кыйпылчыкларын ашап бетергәч, авылга кайтып түнә. Бер ай да үтми, кабат юл төзергә Тура ягына озаталар. "Мари авылына килеп урнаштык: бер зур гына күлнең каршы ягында су коеналар, мал-туар юалар, бу ягыннан шул ук суны алып, эчәргә тоталар. Чөнки авылда башка су чыганагы юк иде", - ди. Бригадир кортлаган тана ите алып килеп тоттыра: "Ашарыгызга менә шул", - ди. Казан астына ут төртеп, итне шунда салалар - кортлары коелгач, кабат юалар. "Ит чистарып калды", - дип көлемсери Махидә әби. Чистартып шуны пешерәләр.

Аннан кайткач ферма көтүе көтә, кышка таба атлар тәрбияли. Ә инде яз көне "ЧТЗ" тракторында "плугарь" булып эшли. Озак та үтми, инде җитлегеп ныгыган Маһидәне Шелонгерга урман кисәргә җибәрәләр. План буенча бер тәүлектә әрдәнәләп 10 кубометр утын өяргә туры килә, югыйсә тиешле 500 грамм икмәкне дә бирмиләр. Ул агачларны әсир немецлар белән беррәттән яшь кызлар да поездга төйиләр.

Аннан кайткач, язгы чәчү чорында бригадир вазифасын башкара. "Ике атны ике малай җикте, кечкенәсен әнисе белән бергә көчкә уятып торгыза идек", - дигәндә, Маһидә әбинең иреннәренә кадәр дерелди. Үзе күргән газаплардан бигрәк, әнә шул малай өчен гарьләнә ул.

Шунда ук җәмәгате Әхмәтне искә ала. Монысы үзе бер гыйбрәтле тарих. Бу очракны искә алмасам, мәкаләм тулы булмас кебек. Фашистлар позициясенә барган һөҗүмнәрнең берсендә 19 яшьлек егет снаряд шартлап балчык астында калган. Арттан килүче "похоронный отряд" һәлак булучыларны барлап йөргән, шунда сугышчыларның берсе - Ары авылы кешесе балчык селкенгәнне сизеп ала. Казып чыгаргач, авылдашын күреп исе китә. Сугышта менә шундый очрашулар да насыйп була кайчак. Ә Әхмәт абый сугыштан кайткач та коткаручысын онытмый, ел саен диярлек 9 май көнне аңа костюм-чалбар һәм башка кирәк-яраклар бүләк итә...

Маһидә әбигә килсәк, бүгенгесеннән риза-канәгать ул, янында кызлары, оныклары "Әби, нәрсә кирәк?" дип бөтерелеп тора. Олы юбилее белән котларга 75 яшьлек сеңлесе дә килгән. Телефоны да бәйрәме белән котларга теләүчеләрдән тынып тормый. Бәхетле, игелекле, сау-сәламәт гомер насыйп булсын күпне күргән, күпне кичергән әбекәйгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев