Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Сарман урамындагы бәйрәм

Авылда һәркемнең үз бәйрәме. Һәр урамның үз гадәте. Күршеләр тату да яшәсәләр, үз гореф-гадәтләре дә барлыкка килә. Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләрнең һәр Яңа елны урамда бәлеш ашап бәйрәм иткәннәрен инде ничәнче ел язам. Озакламый 10 еллык юбилеен да бәйрәм итәчәкбез Кыш бабайлы Яңа ел бәйрәменең. Бары да гади генә...

Авылда һәркемнең үз бәйрәме. Һәр урамның үз гадәте. Күршеләр тату да яшәсәләр, үз гореф-гадәтләре дә барлыкка килә.

Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләрнең һәр Яңа елны урамда бәлеш ашап бәйрәм иткәннәрен инде ничәнче ел язам. Озакламый 10 еллык юбилеен да бәйрәм итәчәкбез Кыш бабайлы Яңа ел бәйрәменең. Бары да гади генә бәлештән башланган иде. Күршеләрнең бер - берсен сыйлау гадәте бар. Урамы белән өйгә дәшеп тә булмый, ә урамда саф һава, музыка, бизәлгән чыршы, ясалган тау...

Яңа елны каршы алу сәгатьләрен көтеп алабыз, Россия Президенты В.В. Путинны тыңлауга, барыбыз да урамга йөгерә, ә анда өстәл әзер, салютлар атыла, котлаулар. Күршеләр, дуслар. Үзгә бер җылылык. Елдан-ел ишебез арта. Быел Казанда яшәүче яшьләребез дә, кунаклар да бар иде. Ә бәлешне урамыбызның хөрмәтле гаиләсе - Лилия белән Рәмис пешерде. Лилиясе генә пешергәндер дияргә ашыкмагыз. Мондый бәлешне гаилә белән пешерәбез. Тәмле булсын өчен һәркемнең өлеше керә. Бәлеш - төп ризык. Шунысы кызык, ул бар кешегә дә җитә. Һәр йорттан тәм-томнар чыга тагын. Шәмпан шәрабын бергәләп ачуның күңеллелеген күргән генә белә. Бу суыкта ни калган? Шулай дип тә әйткәлиләр, быел алай туңарлык салкыннар булмады. Аннан соң туңу да юк, чөнки биибез, уйныйбыз. Якын-тирә урамнарда яшәүчеләр дә килгәли.

Сер итеп кенә әйтәм, бу инде ялгыз моңаеп утыру түгел, исерекләр дә юк бездә, тотып куючылар бии-бии айнып бетәләр. Аллага шөкер, сөбханалла, тату яшибез.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев