Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең «Языл һәм Ipad от!” бәйгесе җиңүчеләре

«Языл һәм Ipad от!" бәйгесе җиңүчеләре Шунысы куанычлы, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән бәйге җиңүчеләре арасында безнең район газета укучылары да бар. Түбән Шашы авылыннан Суфия Галиева хакында белмәүчеләр юктыр. Газетабызны даими укып баручылар Суфия Мансур кызының узган елгы бәйгедә дә махсус призга насыйп булуын хәтерлидер. Бу юлы да ул...

«Языл һәм Ipad от!" бәйгесе җиңүчеләре

Шунысы куанычлы, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән бәйге җиңүчеләре арасында безнең район газета укучылары да бар. Түбән Шашы авылыннан Суфия Галиева хакында белмәүчеләр юктыр. Газетабызны даими укып баручылар Суфия Мансур кызының узган елгы бәйгедә дә махсус призга насыйп булуын хәтерлидер. Бу юлы да ул истәлек бүләгенә ия булды. Күңгәр урта мәктәбендә өченче чирек тәмамлануга багышланган махсус линейкада катнашып, бүләкне тапшыргач, Суфи апа үзе дә: "Быел да мине котларга килдегезмени?" - дип сорау катыш аптыравын белдерде.

  • Безнең өйгә 11 газета-журнал килә. Һәркайсын яратып укыйбыз. Дөнья, республика, район яңалыклары белән хәбәрдар булу кирәк. Данлыклы шәхесләрне тану, үткәннәрдән гыйбрәт алу өчен дә газета-журналларны уку кирәк. Ә "Әтнә таңы" газетасына язылмый калганыбыз юк. Анда һәрдаим язылып килгән өлкәннәребез тормышы, аларның авыр язмышлары турында укыганда күзләргә яшьләр килә. Аллага шөкер, без рәхәт тормышта яшибез, дип сөенеп куябыз", - диде Суфия апа.

Бүгенге көндә 99 газета, 16 журнал, шулай ук аның составына кергән телерадиокомпания һәм интернет-ресурсларны үз эченә алган медиакомпания - "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең «Языл һәм Ipad от!" бәйгесе елның-елында укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уята. Шуңа да әлеге бәйгедә район, республика газета укучыларыннан тыш, төрле төбәкләрдән дә актив катнашалар. Бәйгенең шарты буенча газета укучы "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылып, квитанцияләрен Казан шәһәренең Декабристлар урамы, 2нче йортка юлларга тиешләр иде. Соңыннан бүләкләр уйнатылып, иң зур сумма да газета-журналларга язылган газета укучылар да махсус бүләкләргә ия булдылар.

Тагын бер җиңүчебез Рафил Ситтигуллин Иске Өҗем авылыннан. Ул табалар наборына ия булды.

  • Райондагы мәгълүматлар чыганагының бер үзәге булып тора ул "Әтнә таңы" газетасы. Моннан тыш, "Казан утлары", "Ялкын", "Сөембикә" журналларын да укыйбыз, - диде.

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Алдагы газетага язылу барышында да мондый бәйгеләр дә актив катнашырсыз дип фшанып калабыз. Шулай ук язгы мәшәкатьләргә баш-аяк белән кереп чумганчы районыбыз газетасы "Әтнә таңы"на да язылып калырга ашыгыгыз.

реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев