«Тонировка” – игътибарлы булыгыз
11-17 сентябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 71 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Юл кагыйдәләрен бозу нинди аянычлы хәлләргә китерүе турында әледән-әле язып торсак та, руль артындагылар әллә газета укымыйлар, әллә укып та исләре китми, аптыраган. Балаларны махсус утыргычсыз йөрткән - бер, техник яктан төзексез машинада йөргән - дүрт, штрафын вакытында...
11-17 сентябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 71 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Юл кагыйдәләрен бозу нинди аянычлы хәлләргә китерүе турында әледән-әле язып торсак та, руль артындагылар әллә газета укымыйлар, әллә укып та исләре китми, аптыраган. Балаларны махсус утыргычсыз йөрткән - бер, техник яктан төзексез машинада йөргән - дүрт, штрафын вакытында түләмәгән - өч, куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән - унике, тизлекне арттырган, уты янмаган килеш йөргән - бишәр, документларын онытып калдырган - алты, номерлары пычрак - сигез, юл билгесе кагыйдәсен бозган - өч, страховка полисы булмаган килеш йөргән ундүрт йөртүчегә турыдан туры кагыла бу. Болар белән беррәттән юлны тиешле урыннан чыкмаган бер җәяүлегә дә протокол төзелеп, штраф түләргә туры киләчәк. Руль артында телефоннан сөйләшеп барган ике йөртүче исә штраф саллырак - мең ярым күләмендә түлисе була. Ә менә юлның тиешсез урынында икенче машинаны узмакчы булган дүрт йөртүчегә биш мең сум күләмендә штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Шулай ук атна барышында бер вак юл һәлакәте теркәлгән, транспорт чарасына техник зыян килгән.
Руль артында утыручылар штрафларын вакытында түләүгә игътибарны арттырсын иде. Вакытында түләмәгән очракта - икеләтә күләмдә түлисең, яки 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләр каралган. Көзге көннәрдә караңгы тиз төшә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кирәклеге турында онытмыйк. Бигрәк тә балаларга кагыла, - ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов. - Район юлларында 18-24 сентябрь арасында "Тонировка" операциясе уза. Исеменнән үк күренгәнчә, операция барышында тонировкалы машиналарга аерым игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев