Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тормышыбыз яхшырсын дип тавыш бирдек бу кандидатларга" - фоторепортаж

5 участокның берсе - безнең Олы Әтнә авылының "Ашыт" спорт комплексында урнашкан.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү чарасы уза.

  Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатуралар билгеләнәчәк.

Безнең сайлаучыларыбыз шулар арасыннан лаеклыларны сайлап тавыш бирә. Исемллекнең берсендә - 3 кандидат, икенче исемлектә бихисап күп, йөзләгән,  без белгәне, белмәгәне бар. Һәркем уйда, аерым бүлмәгә кергәнче күпләр укып кызыксына. 

- Барыбер түгелмени, кемне сайласаң да...- дип  сорыйм 

- Юк икән, теләсә-кемне сайлыйсы килми, без белгәннәрен эзлибез менә исемлектән, -диләр.

Тормыш яхшырсын иде, балаларыбызның киләчәге бит бу, - дип тә әйтүчеләр бар.

Иртәнге 8 дә килә башлады тавыш бирүчеләр. Бу участокта 520 кеше сайларга тиеш.  

- Унбиш минут узуга 15 кеше тавыш биреп өлгерде. Тавыш бирүчеләр арасында район советы рәисе Нуриев Фәрит Мансур улы да, аппарат җитәкчесе Галәутдинова Гөлнара Реваль кызы да бар иде.

Бик җаваплы адым ясаганыбызны аңлап, тавыш биреп кайттык. Барысы да хәерлегә булсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев