Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР прокуратурасы үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган өчен ике кунакханәнең эшен туктатырга чакырды

Социаль челтәрләрдәге аккаунтларында бу кунакханәләр “мальчишник” һәм “девичник” уздыруны тәкъдим иттеләр.

ТР прокуратурасы үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен ике кунакханәнең эшен туктатырга чакырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Прокуратура хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә «Корстон-Казан» һәм «Ривьера» кунакханәләре аккаунтларында үз-үзләрен изоляцияләү режимы вакытында “мальчишник” һәм “девичник” үткәрү турындагы реклама тәкъдимнәренә игътибар иттеләр.

Тәкъдимнәрнең чынлыгын тикшергәннән соң, күзәтчелек ведомствосы «Корстон-Казан» ҖЧҖ һәм «Отель Ривьера»ҖЧҖ җитәкчеләренә кисәтү ясады. Вазифаи затларны, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен законда билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка тартылачаксыз, дип кисәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев