Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Туганнар туган итми

«Туганнар туган итми», - дип, Зарланыша беләбез. Туганның кимчелекләрен Санап, җепкә тезәбез. Уйлап баксаң, гаеп бәлки Безнең үзебездәдер??? Шалтыратса җавап бирми Өметләрен өзәбез. Хәл сорап берәр сүз язса Билгесез калдырабыз, Имеш ялын әле бераз, Юктан бәхәс кырабыз. Туганлыкның ни икәнен Кайдан белсен ул кеше Үз туганына гына тик Үтә шул...

«Туганнар туган итми», - дип,
Зарланыша беләбез.
Туганның кимчелекләрен
Санап, җепкә тезәбез.
Уйлап баксаң, гаеп бәлки
Безнең үзебездәдер???
Шалтыратса җавап бирми
Өметләрен өзәбез.
Хәл сорап берәр сүз язса
Билгесез калдырабыз,
Имеш ялын әле бераз,
Юктан бәхәс кырабыз.
Туганлыкның ни икәнен
Кайдан белсен ул кеше
Үз туганына гына тик
Үтә шул аның теше.
Туганнарны хурламагыз
Туганлыкны күрмәгәч
Ачу саклаудан ни файда
Күңел тынгы белмәгәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев