Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыңла һәм бел!

Олы Әтнә урта мәктәбендә 6 апрель көнне 8-10 сыйныф укучылары арасында "Угадай мелодию" дип исемләнгән интеллектуаль- патриотик уен узды. Укучылар 7 кешедән торган 5 командага бүленеп көч сынаштылар. "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан әзерләнгән бу уен сугыш чоры җырлары, аларның авторларын һәм язылу тарихын белүне, сугыш чоры киноларын өйрәнүгә...

Олы Әтнә урта мәктәбендә 6 апрель көнне 8-10 сыйныф укучылары арасында "Угадай мелодию" дип исемләнгән интеллектуаль- патриотик уен узды.

Укучылар 7 кешедән торган 5 командага бүленеп көч сынаштылар. "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан әзерләнгән бу уен сугыш чоры җырлары, аларның авторларын һәм язылу тарихын белүне, сугыш чоры киноларын өйрәнүгә багышланган иде.

Уенны 9 сыйныф укучысы Алмаз Хөснетдинов үткәрде.

Уенның нәтиҗәләре күңелне сөендерде: 1 урынны 1800 бал туплаган 10 сыйныф укучыларыннан торган "Журавли" командасы яулады. 2 урында - 1200 балл туплаган 9 а сыйныфының "Военный экипаж" командасы, 3 урында - 1000 балл туплаган 9 б сыйныфының "Бэшки" командасы.

"Бу уен чынлап та укучыларыбызны патриотик рухта тәрбияләүгә зур этәргеч булды", - диделәр уенда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев