Уфаның иң зур мәйданында Элвин Грей концерты зур аншлаг белән үтте
Концертны карарга 8 мең кеше килгән.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Уфаның иң зур мәйданында - "Уфа-Арена"да Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) концерты зур аншлаг белән үтте. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Элвин Грей татар, башкорт, рус, румын телләрендә җырлар башкарган.
"Уфа-Арена"га 8 мең кеше сыя. Зал тулы булган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/08/153887/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев