Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уфаның коммуналь хезмәтләре бозлавыкка каршы көрәшә

Шәһәр хакимияте автомобиль хуҗаларын игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга чакыра.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Уфаның коммуналь хезмәтләре һава шартлары начараюга алдан ук әзерлек чараларын күрде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Кар һәм бозлы яңгыр башлану белән юлның катлаулы участокларына (күперләр, юл үткәргечләр, транспорт чишелешләре һәм башкалар), кешеләр эшкә барган чагында әлеге урыннарда тоткарлыклар килеп тумасын өчен, ком тарата торган техника җибәрделәр.

Хәзерге вакытта төп юлларда, магистральләрдә кар катламы күзәтелми, шулай да аерым участокларда «ботка» һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Томан төшү аркасында күз күреме начарланды. Шәһәр хакимиятләре автомобиль хуҗаларын игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга һәм куркыныч маневрлар ясамаска чакыра. Мондый һава торышы көн дәвамында сакланырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/16/152430/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев