Укучылар хәрәкәте киң колач җәя
Җәмгыять

Укучылар хәрәкәте киң колач җәя

Россия укучылар хәрәкәте моннан ике элек Россия Федерациясе президенты Указы нигезендә, Яшьләр эше буенча Федераль агентлык каршында оештырылган иде. Аның төп максаты - үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү. 29 октябрь илебез буенча әлеге хәрәкәтнең туган көне буларак билгеләп үтелә. Шунысы кызыклы, Татарстан укучылары әле­ге хәрәкәткә беренче­ләр­дән булып...

Россия укучылар хәрәкәте моннан ике элек Россия Федерациясе президенты Указы нигезендә, Яшьләр эше буенча Федераль агентлык каршында оештырылган иде.
Аның төп максаты - үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү. 29 октябрь илебез буенча әлеге хәрәкәтнең туган көне буларак билгеләп үтелә. Шунысы кызыклы, Татарстан укучылары әле­ге хәрәкәткә беренче­ләр­дән булып кушылдылар.
Бәйрәм уңаеннан, Олы Әтнә урта мәктәбендә ак­тивистлар съезды булып узды. Бирегә биш мәктәптән - Комыргуҗа, Күәм, Күңгәр, Бәрәскә һәм Олы Әтнә урта мәктәп­ләреннән бишенче сыйныф укучылары кил­гән иде. Биредә алар тантаналы рәвештә Россия Укучылар Хәрәкәте сафларына бастылар.Шунда ук тантаналы ант та бирделәр. Анда "Мин, Россия Федерация­се граж­данины, "Россия уку­чылар хәрәкәте" Бө­тен­­россия оешмасына кер­гәндә, гадел һәм җавап­лы булырга, өлкән­нәрне хөрмәт итәргә, дус­лыкка ышанырга, туган илне яратырга, аңа тугры хезмәт итәргә ант итәм!" - дигән сүзләр бар иде. Соңгы сүзләр Актлар залын тутырып, хор белән яңгырады. Укучыларның һәрберсенә хә­рә­кәтнең символикасы тө­шерелгән махсус значок­лар тагылды.
Бу минутларда ирек­сез­дән, пионерга, комсомолга кергән үсмер чак­лар искә төшеп кит­те. От­рядларның саф-саф булып басуы, тан­таналы шартларда бай­ракны кертү, отряд пред­се­да­тель­ләренең хәрәкәт активисты Алмаз Хөснетдиновка рапорт бирүе, исем, девизлар - бар да җиренә җиткереп башкарылды.
Тантана барышында Олы Әтнә укучыларыннан бер төркем Юнармеецлар сафына кабул ителде. Мәктәпнең "Орлята" командасы укыту­чылары Нәкыйп Мәгъсүмов җитәкчелегендә Ка­занда узган "Юнармеец­лар, алга" хәрби спорт уен­нарында катнашып, өченче урын алуы турында язган идек. Съезд уңаеннан байрак кер­тү дә нәкъ менә шул юнармиячеләрнең иң- иңнәренә тапшырылды. Яшь хәрбиләр сафына ка­бул ителүчеләр - укуда һәм җәмәгать эшендә актив катнашучылар, үрнәк тәртип күрсәтүчеләр. Аларны бүгенге танта­на уңаеннан котлап, җи­тәкчеләре Нәкыйп Мәгъ­сүмов моннан соң да тырыш булуларын, юнармияче исеменә тап төшермәүләрен теләде. "Бу сафларга укучылар ара­сыннан иң-иңнәрне генә сайлап алабыз. Бүген менә 12 укучы юнармияче булды. Бу исемне йөртүегез белән горурлана аласыз. Ә калганнарга киләчәктә шушы исемгә лаек булу өчен тырышыр­га кирәк", - диде ул. Бүген­ге бәйрәмнәре бе­лән котлап чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Га­рипов һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Эльмира Мәгъсүмова да укучыларның һәркайсына изге-җылы теләкләрен җиткерде.
Россия укучылар хә­рә­кәтенең туган көне - 29 октябрь, комсомол туган көн белән бер көндә булуы да юкка түгел, минемчә. Заманында комсомол исеме астында ничә­мә-ничә буын пат­риотик тәрбия алды, илне яратырга, Ватанга тугры булырга өйрәнде. Яңа оешкан хәрәкәт тә нәкъ менә шул максатларны күз алдында тота. Соңрак хәрәкәтнең мат­­бугат үзә­ге вәкиллә­ре "Мас­тер-класс"та кат­наш­­тылар.


Нет комментариев