Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучы – горур яңгырый

Бәйрәм Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем өчен кадерле һәм якын ул. Көзнең икенче аенда, инде яфраклар саргаешып, талгын гына вальс биегән бер мизгелдә, табигать икенче яшьлеген кичергән көннәрдә узгангамы, күңелгә бигрәк тә якын ул. Бу һөнәр ияләренә хөрмәт билгесе буларак бәйрәмнәре дә зурлап, ил буенча билгеләп...

Бәйрәм

Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем өчен кадерле һәм якын ул.

Көзнең икенче аенда, инде яфраклар саргаешып, талгын гына вальс биегән бер мизгелдә, табигать икенче яшьлеген кичергән көннәрдә узгангамы, күңелгә бигрәк тә якын ул. Бу һөнәр ияләренә хөрмәт билгесе буларак бәйрәмнәре дә зурлап, ил буенча билгеләп үтелә.

Быел да шушы бәйрәм уңаеннан укытучыларыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасына җыелдылар. Бәйрәм тантанасына укытучыларны котлар өчен Татарстан дәүләт советы депутаты, Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев, район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова да килгән иде.

  • Сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел. Без, үз чиратыбызда, аны җиңеләйтү өчен кулдан килгәнне эшлибез. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына ремонтлар эшләнә. Чиратта Олы Әтнә, Күлле Киме, Комыргуҗа мәктәпләре. Комыргуҗада балалар бакчасы белән берлектә ремонт эшләнер дип көтелә. Кышлау башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы , шулай ук Күңгәр балалар бакчасына ремонт эшләүне сорап гариза бирелде. Киләсе уку елына бу хыяллар тормышка ашырылыр дип уйлыйбыз. Боларны тормышка ашыруда хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән программалар ярдәмгә килә. Эшләр өчен уңай шартлар булдыру бездән булса, сездән төп таләп - илебез өчен, республикабыз өчен тирән белемле, тәртипле балалар тәрбияләү. Уңышлар сезгә, - дип укытучыларга изге теләкләрен белдерде Фәрит Нуриев. Аның сүзләренә Ринат Зиннур улы да кушылды. - Бүгенге бәйрәм - халкыбызның төп бәйрәмнәреннән берсе. Гомер-гомергә укытучы халык арасында зур абруй казанган, хөрмәткә лаек кеше булган. Бу бүгенге көндә дә шулай. Укытучылар җилкәсенә авыр йөк салынган. Ике дистә елдан артык мәгариф реформалар кичерә. Һәм моның бөтен авырлыгы укытучылар җилкәсенә төшә. Шушы авырлыкларга карамый, эшегезне тиешле дәрәҗәдә алып барырга, сезгә Алла ярдәм бирсен. Сезнең вазыйфа - иң кирәклеләреннән берсе. Без сезнең белән чиксез горурланабыз, - диде ул.

Укытучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов та котлап узды. Укыту- тәрбия эшендә уңышларга ирешкән укытучылар, Мәктәптән тыш эшләр үзәге , мәгариф бүлеге методистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Римма Сафина, Гүзәл Габдрахманова, Райлә Фәхретдинова, Фирая Әхмәдиева, Рафил Сибагатуллин, Айнур Мөхәрләмов һәм башкалар да бар. Узган уку елында инглиз теленнән республика олимпиадасында катнашып, призлы урын яулаган Олы Әтнә мәктәбе укучысы Алинә Хабибуллина да билгеләп үтелде. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов шул ук мәктәпнең физкультура укытучысы Лилә Самигуллинага рәхмәтләрен җиткереп, Мактау грамотасы тапшырды. Белгәнебезчә, әлеге укытучы җитәкчелегендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы Чаллы шәһәрендә узган бәйгедә катнашып, 63 команда арасында җиденче урынны яулап кайтты.

Укытучыларны "Казан" җыр һәм бию ансамбле матур чыгышы белән сәләмләде.Концертны укытучыларыбыз көчле алкышлар белән кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев