Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Улым, әбиеңә бер генә сүз әйт " - хәрби комиссариатта - фоторепортаж

Бүген, 27 мартта, Арча-Әтнә хәрби комиссариатында солдат егетләрнең әти-әниләре, әбиләре, сеңелләре, якыннары Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби частьта хезмәт итүчеләр белән очраштылар. Әйе, әйе... очраштылар. Социаль челтәр киңлекләрендә скайп аша бер-берсе белән аралаштылар. Хәрби комиссариат бу мөмкинлекне республикада беренче булып күптәннән куллана. Соңгы вакытта телекүпер...

Бүген, 27 мартта, Арча-Әтнә хәрби комиссариатында солдат егетләрнең әти-әниләре, әбиләре, сеңелләре, якыннары Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби частьта хезмәт итүчеләр белән очраштылар. Әйе, әйе... очраштылар. Социаль челтәр киңлекләрендә скайп аша бер-берсе белән аралаштылар.

Хәрби комиссариат бу мөмкинлекне республикада беренче булып күптәннән куллана. Соңгы вакытта телекүпер Арча районы шефлык иткән шушы часть белән генә үткәрелә. "Кызганыч билгеле, барысы белән дә очраштырыр идек әти-әниләрне. Тик бөтен часть та болай аралашуга риза түгел, аларның да үз сәбәпләре һәм без алар фикерен дә хөрмәт итәргә тиеш..."- ди хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.

Тик бу башка частьта хезмәт итүчеләр онытылган дигән сүз түгел. "Бүгенге көндә безнең хәрби комиссариаттан киткән 190 солдат 53 хәрби частьта хезмәт итә, һәм мин аларның һәркайсының командирлары ббелән аралашып торам. Алар егетләребезгә хәрби характеристика язып торалар, без бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлап торабыз...", - дип, һәрбер язылган хат, характеристика теркәлгән папкаларны да күрсәттеАлмаз Әгъзәм улы .

Ә Саратовтагы частьта бүгенге көндә Әтнәдән 2 егет - Закиров Илдус Рифат улы, Закиров Рамазан Хәйдәр улы хезмәт итә.

Гомумән алганда, 2017 елда язын хәрби комиссариаттан 84 егет (13 -Әтнә) армия хезмәтенә киткән. Шул 84 нең 24е (7 се -Әтнә) - Саратовка эләккән. 2017 нең көзендә 91 егет армия хезмәтенә киткән: 74е- Арча, 17се -Әтнә. 91нең - 19ы (2се -Әтнә) - Саратовта хезмәт итә.

Шунысын да искәртим, агымдагы ел башында, гыйнвар аеның икенче ункөнлегендә, Арча-Әтнә делегациясе бу частьта булып, солдатларның көнкүреше белән танышып, бүләкләр, күчтәнәчләр илткән иде.

Тәрбия эшләре буенча командир урынбасары Павел Романович Волков бүген дә скайп аша әти-әниләргә, хәрби комиссарга үзенең рәхмәтен җиткереп :"Сезнекеләр тәртипле булулары белән аерылып торалар", - дип мактады.

Аралашу турындагы язманы тулысы белән газетабыздан укырсыз, ә хәзергә фотоларын карагыз.

Сүрия Мингатина

53 хәрби частьтан килгән хатлар теркәлгән папкалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев