Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роберт Мусинга карата җинаять эше кузгатылды

«Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә. Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе Роберт Мусин тоткарланган. Аңа карата «Аеруча зур күләмдә башкарылган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. Хәзер...

«Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә.

Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе Роберт Мусин тоткарланган. Аңа карата «Аеруча зур күләмдә башкарылган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Хәзер 52 яшьлек «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусиннан тикшерүчеләр сорау ала.

Башлангыч юрамалар буенча, 2016 елның августында «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре кредит алу һәм аннан акчаларны урлау максатыннан Россия Үзәк Банкына башка акционерлык җәмгыятьләре белән кредит килешүләре тәэмин ителгән югары ликвидлы активлар барлыгы турында фиктив мәгълүматлар бирә. Нәтиҗәдә, алынган 3 млрд сумнан артык кредит акчалары «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыятенең аффилировланган оешмалары хисап счетларына күчерелә.

Хәзерге вакытта булган хәлләрне ачыклау буенча тиешле тикшерү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев