Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Видеокүзәтү – тәртип сагында

Җәмәгать урыннарына куелган видеокүзәтү сис­темалары турында берничә сүз әйтәсе килә. Мондый видеокүзәтү чаралары Олы Әтнә үзәгендә һәм берничә оешма территориясендә урнашкан. Видеокүзәтү урындагы тәртипне контрольдә тотуга, халык тынычлыгын һәм иминлеген саклауда, яшәү өчен уңай шартлар булдыруда зур ярдәм булып тора. Тәртипсезлеккә каршы профилактик чара буларак бүгенге көндә актуаль булган терроризмга...

Җәмәгать урыннарына куелган видеокүзәтү сис­темалары турында берничә сүз әйтәсе килә.
Мондый видеокүзәтү чаралары Олы Әтнә үзәгендә һәм берничә оешма территориясендә урнашкан. Видеокүзәтү урындагы тәртипне контрольдә тотуга, халык тынычлыгын һәм иминлеген саклауда, яшәү өчен уңай шартлар булдыруда зур ярдәм булып тора. Тәртипсезлеккә каршы профилактик чара буларак бүгенге көндә актуаль булган терроризмга каршы көрәштә дә зур роль уйный.
Видеокүзәтү белән бәйле рәвештә урлашу, сугышу, җәмәгать тәртибен бозу очраклары кими. Икенче яктан, видеокүзәтү астына эләккән кагыйдә яки җәмәгать тәртибен бозучыны тиз арада эзләп табу мөмкинлеге дә бар. Шуңа да мондый күзәтү чараларын тагын да арттыру кулайрак булыр. Оешма җитәкчеләре әнә шуңа игътибар итсен иде. Тәртипне саклау - үзебезнең кулларда.
Ике эш судка җибәрелгән
Елның соңгы аенда Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе тарафыннан ике җинаять эше каралып, судка җибәрелгән. Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров сүзләренә караганда, аларның берсе - чит мөлкәтне урлау, икенчесе - юл һәлакәте белән бәйле. Шушы арада әлеге җинаять эшләре буенча суд карары чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев