ӘВЛ җиңүчеләре билгеле булды
Җәмгыять

ӘВЛ җиңүчеләре билгеле булды

"Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында ике атна дәвамында волейбол буенча авыл командалары арасында бәйге барды. Лигада барлыгы 7 команда катнашты. Беренче урынга Комыргуҗа командасы лаек булды. Икенче урында - Күңгәр, өченче урында - Олы Әтнә, дүртенче урында - Яңа Шашы командалары. " Бәйгегә бик көчле әзерлек белән килгәннәр, осталыклары тагын...

"Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында ике атна дәвамында волейбол буенча авыл командалары арасында бәйге барды. Лигада барлыгы 7 команда катнашты. Беренче урынга Комыргуҗа командасы лаек булды. Икенче урында - Күңгәр, өченче урында - Олы Әтнә, дүртенче урында - Яңа Шашы командалары. " Бәйгегә бик көчле әзерлек белән килгәннәр, осталыклары тагын да арткан", - ди бәйге хакында Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.


Нет комментариев