Волгоград мәктәпләренең берсендә 8 сыйныф укучысына пычак кадаганнар
Йөрәгенә пычак кадалган 14 яшьлек 8 класс укучысын Волгоград мәктәпләренең берсендә туалетта тапкыннар. Бу хакта Тикшерү комитеты пресс службасы хәбәр итә. Канга буялган пычакны, мәктәп бинасы янындагы урамда табып алалар. Бүгенге көндә "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бүгенге тикшерүчеләр укучының үлемгә китергән очрагын тикшерәләр, аны белүчеләрдән сораштырулар алып баралар....
Йөрәгенә пычак кадалган 14 яшьлек 8 класс укучысын Волгоград мәктәпләренең берсендә туалетта тапкыннар. Бу хакта Тикшерү комитеты пресс службасы хәбәр итә.
Канга буялган пычакны, мәктәп бинасы янындагы урамда табып алалар. Бүгенге көндә "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бүгенге тикшерүчеләр укучының үлемгә китергән очрагын тикшерәләр, аны белүчеләрдән сораштырулар алып баралар.
Характеристика буенча, укучы учетта тормаган, яхшы билгеләренә генә укыган. УКкытучылар аның берәү белән дә конфликтка кермәгәнлеге турында да әйткәннәр.
Чыганак https://kazanfirst.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев