Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волгоградта гөмбә ашап агуланган мәктәп укучысы вафат булган

Хокук саклау органнары тикшерү эше алып бара.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Волгоград шәһәре хастаханәләренең берсендә гөмбә ашап агуланган сигез яшьлек кыз баланың гомере өзелгән. Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе әлеге хәл буенча тикшерү алды эше башлаган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, гөмбәне алар якындагы урманнан үзләре җыйган. Кыз бала 8 октябрьдә әти-әнисе белән төшке аш вакытында шул гөмбәне ашаган. Ә икенче көнне гаилә әгъзаларының барысы да хастаханәгә эләккән.

Хәле авыр булган кыз баланы тиз арада вертолет ярдәмендә Волгоградка озатканнар. Ләкин аның гомерен саклап кала алмаганнар - 11 октябрьдә кыз вафат булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/12/150145/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев