Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшләячәк

Чыршыларны 10-31 гыйнвар көннәрендә Казаннын Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 10-31 гыйнвар көннәрендә Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшләячәк. Агачларны Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә Идел буе экология компаниясе сайтында.

Чыршыны пунктта урнаштырылган контейнерларда калдырырга мөмкин. Бердәнбер шарт - анда бернинди уенчыклар да булмаска тиеш.

Агачларны Югары Ослан районының Шылангы авылында урнашкан фермер хуҗалыгына алып китәчәкләр. Биредә алар кәҗәләргә азык сыйфатында кулланылачак.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2017/12/29/155232/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев