Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Яңа Кенәрдән хат килде

Быел да райондашларыбыз Яңа Кенәр мәктәп-интенатында тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенә бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр белән ярдәм иттеләр. Бу уңайдан Яңа Кенәрнең мәктәп-интернатыннан рәхмәт сүзләре язылган хат килеп төште. Аерым алганда хатта: "Бездә сәламәтлекләре чикләнгән балалар укый. Алтынчы ел рәттән шундый зур ярдәм...

Быел да райондашларыбыз Яңа Кенәр мәктәп-интенатында тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенә бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр белән ярдәм иттеләр. Бу уңайдан Яңа Кенәрнең мәктәп-интернатыннан рәхмәт сүзләре язылган хат килеп төште. Аерым алганда хатта: "Бездә сәламәтлекләре чикләнгән балалар укый. Алтынчы ел рәттән шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Иске Өҗем, Мокшы һәм Ташчишмә авыллары халкына, авыл имамы Фәрит Хәбибрахмановка, шофер егет Самат Бәйрәмовка, төяүче егетләр - Рафил Сибгатов, Әнәс Әхмәтгалиев, аеруча Габделнур абый Әскаровка дирекция һәм балалар исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәхимле булуыгыз белән үк мәктәп-интернатка зур ярдәм итәсез", дигән юллар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев