Яңа Шашы авыл җирлеге һәм «Таң» хуҗалыгы идарәсе коллективлары бәйрәм белән котлыйлар
Бүген Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сугыш чоры балалары! Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! 9 Май - аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Җиңү көне һәрвакыт шул авыр чакларда...
Бүген Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел тулды. Бүген - Җиңү көне.
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сугыш чоры балалары! Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз!
9 Май - аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Җиңү көне һәрвакыт шул авыр чакларда халыкның нинди газаплар күрүен искәртеп торачак. Туган илебезне саклау өчен гомерләрен биргән, тылда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, илебезне җимереклекләрдән торгызган кешеләр һәрвакыт безнең истә.
Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең үлемсез батырлыгыгыз өчен чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез барыгыз да - Җиңүчеләр буыны. Сезнең тормышыгыз - Ватанга тугрылык, Туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Җирдәге тынычлык, Ватаныбыз азатлыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз бәяләп бетергесез.
Сезгә чын күңелебездән тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм иртәге көнгә ышаныч телибез.
Фото "Әтнә таңы" архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев