Музыка өлкәсендә проблемалар да юк түгел. Бу җырның сыйфатында да, башкару дәрәҗәсендә дә чагыла. Татарстан Президенты тикмәгә генә эстраданы тәртипкә салуны үз кулына алмады бит инде. Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты да киләсе елда татар музыка сәнгате мәсьәләсен күтәреп чыгарга җыена. Бу өлкәдә проблемалар шактый, ди Разил Вәлиев:
- Татар сәнгатенә анализ ясап, матбугат аша бәя бирерлек сәнгать белгечләребез юк диярлек. Бу һәм башка күренешләр комитетта музыка сәнгате торышы турында сөйләшү үткәрергә сәбәпче булды. Ул киләсе ел башына тәгаенләнде. Казан дәүләт консерваториясеннән, Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан җитәкчеләр чакырылачак. Әлбәттә, бүген иң зур проблема - тел проблемасы. Милләтне сакларга телибез икән, беренче чиратта, телне сакларга кирәк. Без бу хакта күп сөйлибез. Кылган эшләребез дә бар, ялгышларыбыз да, хаталарыбыз да бар. Телсез милләт була алмый, ә музыка сәнгатеннән башка милләт була аламы?! Телсез милләт булмаган кебек, музыка сәнгатеннән башка милләт була алмый.+
Фонд җитәкчесе, елга йомгак ясап, үзе белән хезмәттәшлек иткән матбугат чараларына дипломнар тапшырды. Бергә булганда, без бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз, диде ул.
Нет комментариев