Янгын машинасы гаражлы булачак
Җәмгыять

Янгын машинасы гаражлы булачак

Рәсемдәге бу машина кебек, кар астында калмаячак Күәм авыл җирлегенә хезмәт күрсәтүче янгын машинасы. " Авыл җирлеге бинасы артындарак җылы гараж эшли башладык янгын машинасына. Әлегә кадәр тышта, урамда торды. 1991 елгы янгын машинасы йөреп тора, әле яхшы хәлдә. Ә янгын турында телгә дә аласым килми, Аллага шөкер... саклану чараларын...

Рәсемдәге бу машина кебек, кар астында калмаячак Күәм авыл җирлегенә хезмәт күрсәтүче янгын машинасы. " Авыл җирлеге бинасы артындарак җылы гараж эшли башладык янгын машинасына. Әлегә кадәр тышта, урамда торды. 1991 елгы янгын машинасы йөреп тора, әле яхшы хәлдә. Ә янгын турында телгә дә аласым килми, Аллага шөкер... саклану чараларын күреп торабыз..."- ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.

Авыл җирлегендәге юллар төзекләндерелде, сулар бар. Урам утларын куеп бетерәсе берничә урам калган. "Тәтлек" күперен ничек эшләү турында уйлыйбыз", -ди җитәкче.


Нет комментариев