Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь юл инспекторлары викторинада катнашты (фоторепортаж)

Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче "Яшь юл инспекторлары" түгәрәген алып баручы өстәмә белем бирү педагогы Лилә Сәмигуллина башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп "Юл кагыйдәләре илендә" исемле интеллектуаль викторина үткәрде. Әлеге чара Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең Актлар залында узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынашты. Викторина җиде төрле биремнән...

Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче "Яшь юл инспекторлары" түгәрәген алып баручы өстәмә белем бирү педагогы Лилә Сәмигуллина башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп "Юл кагыйдәләре илендә" исемле интеллектуаль викторина үткәрде. Әлеге чара Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең Актлар залында узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынашты. Викторина җиде төрле биремнән торды. Алар арасында сорауларга җавап та, рәсем буенча юл билгесен табу да, тест рәвешендә сорауларга җавап бирү дә, блиц- сораштыру, капитаннар ярышы кебекләре дә бар иде. Иң кызыклысы - мультфильм һәм әкият геройлары белән бәйле сорауларга җавап бирү булгандыр. Һәр җавап жюри тарафыннан билгеләнеп, баллар куелып барды. Тамашачы укучылар белән дә уеннар оештырылды.

Чарага Биектау- Әтнә районнары буенча Яшь юл инспекторлары хәрәкәте кураторы Алсу Сафиуллина да чакырылган иде. Ул командаларны җиңүләре белән котлап, киләчәктә дә юл кагыйдәләренә игътибар белән карауларын сорады.

- Бик матур бәйрәм әзерләгәнсез. Әлегә сез кечкенә, әмма күз ачып йомганчы үсеп җитәрсез. Күбегез руль артына утырыр. Юл кагыйдәләрен белү тормышта бик ярдәм итә. Аларны үтәгез, белемнәрегезне тирәнәйтегез. Уңышлар сезгә", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев