Өйдә әзерләгән шпрот
Кирәк: 1 кг мойва, 2 уч суган кабыгы (төс һәм тәм бирә), 1 а.к. тоз, 1 ч.к. шикәр комы, 1 ст. бик каты чәй, 7 лавр яфрагы, берничә бөртек кара борыч. Эшләү тәртибе: балыкны чистартабыз (эчләрен, башын, койрык өлешен алып ташлыйбыз) һәм тирән табага тезеп чыгабыз. Чәйне, суган кабыгын, тоз,...
Кирәк: 1 кг мойва, 2 уч суган кабыгы (төс һәм тәм бирә), 1 а.к. тоз, 1 ч.к. шикәр комы, 1 ст. бик каты чәй, 7 лавр яфрагы, берничә бөртек кара борыч.
Эшләү тәртибе: балыкны чистартабыз (эчләрен, башын, койрык өлешен алып ташлыйбыз) һәм тирән табага тезеп чыгабыз. Чәйне, суган кабыгын, тоз, шикәр комы, лавр яфрагы, кара борычны бергә кушып болгатабыз һәм балыкларның өстенә агызабыз. Табаны капкач белән ябып сүрән утта бер сәгать ярым тирәсе пешерәбез. Суган кабыгын алып ташлыйбыз. Балык алтынсу төскә кереп, сөякләре йомшарып бетә. Балыклы табаны уттан алып суытабыз һәм банкаларга күчерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев