Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәгемдә – кыр казлары моңы

Кыр казлары оча каңгылдашып Йөрәгемне меңгә телмәгез! Бөреләнеп килгән өметемне Җил-давылдан куркып өзмәгез! Әнием, әни... Күк йөзен тутырып, каңгылдашып очкан кыр казларына озак итеп карап торасың да, күңелеңә тулган сагышларга бер минутка гына ирек биреп, елап аласың. Үзең генә белгән борчу-зарларың, әйтелми калган үпкәләрең бар шул синең. Шул тойгыларың каз­лар...

Кыр казлары оча каңгылдашып
Йөрәгемне меңгә телмәгез!
Бөреләнеп килгән өметемне
Җил-давылдан куркып өзмәгез!
Әнием, әни... Күк йөзен тутырып, каңгылдашып очкан кыр казларына озак итеп карап торасың да, күңелеңә тулган сагышларга бер минутка гына ирек биреп, елап аласың.

Үзең генә белгән борчу-зарларың, әйтелми калган үпкәләрең бар шул синең. Шул тойгыларың каз­лар тавышына ияреп, күз яшьләрең булып ургы­ла. Әнием! Шулай диеп сиңа көн дә эндәшсәм дә, ка­батлаудан арымам. Ничек матур яңгырый бит! Кү­ңелгә майлар булып ята. Эх, булдыра алсам бөтен борчуларыңны алып ташлап, күкләреңә кояш эләр идем. Ак бәсләр кунган чәчләреңне, уңмас кара буяуларга буяп, йөзеңә мәңге сүнмәс бәхет нурла­ры өстәр идем. Елмай әле, әнием! Елмаю сиңа шундый килешә! Син елмайсаң болытлы көннәрем як­тырып киткән сыман була. Миңа гомер биргә­нең өчен генә түгел, сабыр, тырыш, көчле бул­га­ның өчен синең алдыңда башымны иям. Си­нең йө­рәк җылыңны тоеп яшәве шундый рәхәт җир­­дә.
Әнә тагын күк йөзендә кыр казлары оча. Тик бу юлы ин­­де сине елатырга теләп түгел: «Кызың кайта, кар­­­шы а-а-ал!» дигән хәбәр биреп, синең баш очыңнан оча­­лар. Кай­­там!!! Бакча башына кадәр йөгереп менеп, ку­лын ма­ңаена куеп, ераклардан мине көтеп алган әни­ем ба­­рында, ничек кайтмый калыйм... Исән генә бул­сын да, әле бик күп язлар туган якларын сагынып кайт­кан кыр казларын каршы ала алсын иде әнием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев