Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ инспекторының хезмәте катлаулымы

ЮХИДИ инспекторы хезмәте катлаулымы, әллә җиңелме? Инспектор Фәнил Муллагалиев белән әңгәмәне анализлап, шуңа төшенергә тырыштым. - Техника йөртүчеләр арасында да төрлесе бар. Кемдер аңлап кабул итә, кемдер качарга тырыша, ә кайберсе аралашудан, гомумән, баш тарта, - ди әңгәмәдәшем. - Шушы көннәрдә генә тагын 3 исерек йөртүчегә административ протокол төзедек, -...

ЮХИДИ инспекторы хезмәте катлаулымы, әллә җиңелме? Инспектор Фәнил Муллагалиев белән әңгәмәне анализлап, шуңа төшенергә тырыштым.

- Техника йөртүчеләр арасында да төрлесе бар. Кемдер аңлап кабул итә, кемдер качарга тырыша, ә кайберсе аралашудан, гомумән, баш тарта, - ди әңгәмәдәшем.

- Шушы көннәрдә генә тагын 3 исерек йөртүчегә административ протокол төзедек, - дип авыр сулый. Районның узган елгы, исерек йөртүчеләр саны буенча рекордлы күрсәткечен дә узмагаек дип борчыла ул.

Кичә генә берәү Олы Әтнәдә туктарга кушуны тыңламыйча, машинасында җилдергән. Һәм юкка... Бу инспектордан качып котылу мөмкин эш түгел дияргә дә җөрьәт итәр идем. Күәмдә куып тоткан ул качакны. Шофер исерек булмаган үзе. Тик: "Берәр бандит булмагае дип курыктым, шуңа туктамадым", - дип акланган. Инспектор да: "Олы Әтнәдә - багана уты асәтында туктамады, ә Күәмдә, караңгы булса да туктады. Бандит булмагае дип акланырлык түгел", - ди.

Тагын берәү инспектор туктаткач, машинасына кереп бикләнгән. Бер дә дөрес эшләмәгән, машинасына бикләнеп җаваплылыктан качарга тырышучыны ничек чыгарырга икәнен бу инспектордан яхшырак белүче юк бугай. Бөтен серләрен әйтеп бетермим, тик махсус жаргон кулланып әйтсәк, "выкурил" ул шоферны. Сөйләшергә теләмәүчене дә сөйләштергән, берәү әнә, исереклекне ачыклаучы трубкага өрергә теләмәгән, больницага барудан баш та тартмый, алып та барып булмый, ди. Анысының да юлын тапкан.

Кыскасы, читтән караганда гына ЮХИДИ инспекторы хезмәте җайлы күренә. Ни өчендер юл хәрәкәте иминлеге инспекторын гел тискәре фонда гына күрергә ашыгалар. Юлда инспектор юк дип күзаллагыз әле, әллә ниләр булып бетәр иде. Ярый да инспектор Фәнил Муллагалиев кебекләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев