Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә
Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора. (Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). 2014 елда Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасында җиңеп, аннан соң 2 ел КФУда магистрлыкта белем алган япон егете Юто Хишияма фикеренчә, татар теле нигә кирәк дигән сорау кую дөрес түгел...
Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). 2014 елда Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасында җиңеп, аннан соң 2 ел КФУда магистрлыкта белем алган япон егете Юто Хишияма фикеренчә, татар теле нигә кирәк дигән сорау кую дөрес түгел һәм мондый сорау куелмасын өчен татар халкы үзе тырышырга тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.
"Башта университет китапханәсендә, немец телендә язылган татар теле дәреслеген укыдым, аннары интернетта төрле сайтлардан файдаланып, татар телен өйрәндем. Мин татар телен кирәк булганга түгел, аны үземә ошаганга күрә өйрәнә башладым. Миңа күп кеше: "Татар теле сиңа нигә кирәк?" - дигән сорау бирә. Мин бу сорауны яратмыйм. Чөнки, сорау бирүченең татар телен "кирәкмәгән тел" дип санавы сизелә", - ди Юто.
Япон галиме фикеренчә, дөньяда кирәкмәгән тел юк. "Уйлап карагыз әле, Россиядә япон теле кирәкми кебек. Ләкин аны өйрәнә башлап, японнар белән аралаша башласаң, сиңа япон теле шул кешеләр белән сөйләшү өчен кирәк була. Ягъни, телнең кирәклеге үзеңнән тора. Аны куллана башласаң, шул тел сиңа кирәк булып чыга. Хәзер инде татар теле минем өчен бик мөһим тел. Мин хәзер Япония университетында аспирантурада аны фәнни яктан өйрәнәм. Татар дусларым белән аралашканда кулланам. Алга таба да кулланачакмын", - ди галим.
Юто, татар теле беркемгә дә кирәкми, ул бернәрсәгә дә ярдәм итми дип уйламагыз, дигән фикерен җиткерде.
"Матур һәм үзенчәлекле татар телен оныту - нәселдән нәселгә тапшырылып килгән хәзинәне чүплеккә ату ул. Аның кадерен белмичә, монысы уңайлырак, дип, рус теленә күчү - татар милләтенең бетүенә китерә. Хәзерге шартларда бик авырдыр, ләкин аны кирәкле һәм файдалы телгә әйләндерү - татарларның үзләреннән тора. Мин дә татар телен яратып өйрәнүче буларак, татар теленең киләчәгенә аз булса да өлеш кертә алсам, шат булыр идем", - диде Юто.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/22/148804/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев