Үз суындагы помидорлар
Кирәк: 1 кг вак помидор, 1 л помидор суы, 2 баш сарымсак, 7 данә хуш исле борыч (душистый перец), 2 аш.к. тоз, 3 аш.к. шикәр комы. Эшләү тәртибе: Помидорларны яхшылап юып, төпләрен кисеп алабыз. Һәр помидорны 1әр тырнак сарымсак белән фаршировать итәсең дә стерилизовать иткән банкаларга тыгызлап тутырасың. Помидор суын...
Кирәк: 1 кг вак помидор, 1 л помидор суы, 2 баш сарымсак, 7 данә хуш исле борыч (душистый перец), 2 аш.к. тоз, 3 аш.к. шикәр комы.
Эшләү тәртибе:
Помидорларны яхшылап юып, төпләрен кисеп алабыз. Һәр помидорны 1әр тырнак сарымсак белән фаршировать итәсең дә стерилизовать иткән банкаларга тыгызлап тутырасың. Помидор суын кайнатып чыгарып, борыч, тоз, шикәр комы өстәп 5 минут кайнатасың һәм кайнар килеш помидорлар өстенә агызасың. 0,5 л банкаларны - 10 минут, 1 л 15 минут стерилизовать итәсең. Тимер капкачлар белән ябып, әйләндереп куеп, суынганчы тотасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев