Әтнә зиратлары чиста булсыннар иде
Кыш китмәскә дип карышып маташса да, табигать үзенекен итә шул. Кояш көннән көн ныграк кыздыра, җирләр дә кибеп килә. Шуның белән бергә зиратлар да кардан ачылды, каберләр янына керү мөмкинлеге барлыкка килде. Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Ренат Мөхәмәдҗанов шушы уңайдан җирлектә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, зират өмәләрендә катнашырга чакыра. "Эчендә...
Кыш китмәскә дип карышып маташса да, табигать үзенекен итә шул. Кояш көннән көн ныграк кыздыра, җирләр дә кибеп килә. Шуның белән бергә зиратлар да кардан ачылды, каберләр янына керү мөмкинлеге барлыкка килде. Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы Ренат Мөхәмәдҗанов шушы уңайдан җирлектә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, зират өмәләрендә катнашырга чакыра. "Эчендә җаны булган һәркем бу эштән читтә калмас", - ди ул. Һәммәбезнең дә соңгы урыны булган зиратны чиста тоту, якыннарыбызның каберләрен көзге яфрак-чүптән чистарту, матурлау, шулай итеп аларга кулдан килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтү һәркайсыбызның изге бурычы. Шул турыда онытмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев