Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

10 факт һәм 19 статуэтка

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов Казан кинофестивале - безнең хәбәрчебез күзлегеннән.

Эчтәлек 
1. Быел Казан кинофестивале төрле илләрдә уздырыла торган берничә кинофестиваль белән килешүләр төзеде. Килешүләрне имзалау тантаналары матбугат үзәгендә узды. Болар – Италия, Төркия, Швейцария, Казахстанда узучы кинофестивальләр. Әлегә без кинофестиваль җитәкчеләренең хезмәттәшлек итәргә теләкләре турында ишеттек. Әлегә – рәсми сүз һәм имза. Алга таба нәтиҗәләрен дә күрербез дип өметләник. Канн халыкара кинофестивале белән хезмәттәшлек турында килешүләргә кадәр – алга! 
 2. Кинофестиваль башка елларда төрле форумнар, түгәрәк өстәлләр, бик күп сандагы матбугат конференцияләре белән шыплап тутырылган булса, быел ул яктан җиңеләйде. “Сүз азайды, эш күбәйде” диимме? Параллель программалар, ретроспективалар саны артты. Ягъни, тыңлар өчен сүз түгел, карау өчен кинокартиналар күбрәк тәкъдим ителде. Мисыр киносы, япон киносы, Монголия киносы, Һиндстан киносы... 
3. Казан кинофестивале бөтен Татарстан кинематографистлары өчен уртак мәйдан булырга тырыша. Мәсәлән, киләсе елда иң кимендә Милли бәйгедә катнашасы Татарстан фильмнарына быел анонс ясады. Болар – “Остазбикә”, “Әпипә” мюзиклы. Алексей Барыкин үзенең “Водяная” фильмын төшерү тарихын күрсәтте. “Кире” фильмының авторлары белән очрашу оештырылды. Дөрес, алар әлегә Эльмир Низамовның Камил Ларин сүзләренә язылган җыр язмасын тыңлатудан тыш яңа продукция тәкъдим итмәделәр. Тамашачы алдына чыгып... яңа бер нәрсә дә әйтмәделәр. Хәер, премьераның “Кинотавр”да булачагын әйттеләр. Шулай булсын, “Кинотавр” әйбәт кинофестиваль, Канн кинофестивале булмаса да. 
 
Статуэткалар 
 4. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приы Казахстанга китте. Статуэтканы сәхнәдән татар егете Айдар Шәриповның әнисе кабул итеп алды һәм режиссерга тапшырырга вәгъдә итте. Адилхан Ержановның “Ласковое безразличие мира” нәфис фильмының премьерасы быел Канн халыкара кинофестивалендә булды. Ул биредә төп конкурсларның берсе булган “Особый взгляд” конкурсында катнашты. Әлеге фильмның Казан кинофестиваленә эләгүендә “Татар-информ”ның да тыйнак кына өлеше бар. Фильмның куючы операторы Айдар Шәрипов – Казан егете. Фильм Канн фестивалендә катнашкач, Айдар Шәриповны котлаган һәм беренче интервью алган матбугат чарасы без идек. Читкәрәк китеп булса да әйтик, республика кинематографиясенә диагноз куйган әлеге интервью зур бәхәсләр тудырды. 
 
“Татар-информ” Казан кинофестивале дирекциясеннән бу фильмга һәм аның операторына игътибар итүен сорады. Кинофестивальнең башкарма директорына рәхмәт – Миләүшә Айтуганова фильмны төп конкурска катнашырга чакырды. Фильмны Казанда аның куючы опеарторы Айдар Шәрипов тәкъдим итте. Кызыл келәмнән дә ул узды. Дөрес, ябылу тантанасында катнаша алмады, Казахстанда аның чираттагы проекты башланды. Статуэтка аны өендә көтеп тора. 
 5. Телисезме, хөрмәтле кинорежиссерлар, юкмы, әмма сезгә килешергә туры килә - Татарстанның иң яхшы кинорежиссеры – Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Моны мәртәбәле жюри таныды: иң яхшы режиссер эше дип “Мулла” фильмын игълан итте. Ә аның режиссерлары – театр режиссеры Рамил Фазлыев белән яшь кинорежиссер Әмир Галиәскаров. Әлбәттә, “Мулла”га жюриның игътибары куанычлы хәл. Бу шулай булырга тиеш тә. Фестиваль беренче чиратта үз фильмнарыбызны алга этәрергә тиеш...
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/madaniyat/kazan-kinofestival-buencha-10-fakt-m-19-statuetka/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев