Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Мөнәсәбәт

Әтнәдә юл иминлеге инспекторлары Җиңү бәйрәме белән котладылар

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында юл инспекторлары студентлар белән очрашу уздырдылар.

Максатлары – техникумда белем алучыларны тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыру булды.

Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИның юл-патруль хезмәте аерым махсуслаштырылган батальоны командиры урынбасары полиция майоры Андрей Лукин сүзен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлаудан башлады.

  • Кызганычка каршы, җиңү бик күп югалтулар аша яуланды. Бөек Ватан сугышында күбегезнең бабай-әбиләре катнашкандыр. Ә без, яшь буын, аларны һәрдаим истә тоткан хәлдә, Бөек Җиңү көннәрендә, төрле чаралар барышында куркынычсызлыкны күз уңыннан ычкындырмаска тиешбез. Әлбәттә, аеруча бу көннәрдә юл хәрәкәте иминлегенә дә игътибар артырга тиеш, дип, республикадагы юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле статистика саннары белән таныштырып узды.

Узган 4 айда 811 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 82 кеше һәлак булган, 1006 кеше зыян күргән. Аеруча мототранспорт буенча хәвефләнү зур. Чөнки шушы аралыкта мототранспорт белән бәйле 30 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 2 кеше һәлак булган, 32 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Менә бу соңгы саннар, күбрәк, студентларга кагыла. Ни кызганыч, бу төр транспортка “права”сыз утыручылар да бар. Биредә үзен белдеклегә санап интернетта, төрле социаль челтәрләрдә дөрес булмаган киңәш бирүчеләр булуын да билгеләргә кирәк. Соңыннан студентлар арасыннан бирелгән сорау да шуны раслый. Имештер, озата баручы булса, 16 яшьтән соң рульгә утырырга була икән – бу хакта интернетта язалар! Кабат исегезгә төшерәбез – “Әтнә таңы”н укыгыз, без теләсә-нинди, тикшерелмәгән, ялган хәбәрләр язмыйбыз. Хәер, ни хикмәт, бездә әнә шундый “тәмле ялган”ны яратучылар күп шул. Сүз уңаеннан ул техникум студентларын үзләренә эшкә дә чакырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча Эчке эшләр бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ринат Мохтазиров та райондагы юл хәрәкәте иминлегенә бәйле саннар белән таныштырды. Кызганычка каршы, кечкенә район саналсак та, узган айларда инде бер зыян күрүче теркәлгән. Инспектор сүзләренә караганда, күбесенчә руль артындагыларның игътибарсызлыгы – телефоннан яки пассажир белән сөйләшеп баруы, кемнең өстенлекле булуын белмәү, яисә, куркынычсызлык каешын такмау гаепле.

Массакүләм булмаса да, юл хәрәкәте инспекторы вазифасы белән ихлас кызыксынучылар да табылды. Кайберсе инспекторлар белән аерым әңгәмә дә уздырырга өлгерделәр.

ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Ринат Мохтазировтан алган мәгълүматларга караганда, узган бер атнада районыбыз юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы 12 административ протокол төзелгән. Арадан 6 очрак йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешын такмаулары белән бәйле. Шулай ук юл-транспорт һәлакәте, төзек булмаган руль идарәсе, транспорт чарасының техник төзексезлеге, иминият белешмәсе булмау, “права”сыз йөрү белән бәйле берәр очрак теркәлгән. Юлны тиеш булмаган җирдә аркылы чыккан бер җәяүле дә җавапка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев