Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Бәрәзә егете Рәшит Гайнетдинов башлангычы

Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә агачлар утырттылар.

 Бу җирлеккә кергән авылларда өмә булганлыгын хәбәр иткән идек. Авылны җыештырып кына калмаган алар, яшеллеккә күмәргә уйлаганнар.

 Авыл советы, колхоз бухгалтериясе хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мәктәп укучылары, клублар, балалар бакчасы тәрбиячеләре барысы да бергәләп, авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыхова җитәкчелегендә, авылларны яшелләндерү өчен,  агачлар утырттылар.

 Бәрәзәдә утырту өчен  авыл урамнары, елга ярлары, спорт мәйданчыгы яны сайланган.  Бәрәскәдә чишмә тирәсенә нарат, чыршы, карагай агачы үсентеләре утыртканнар.

-  Үсентеләрне Казаннан изге күңелле, бик тә ярдәмчел Бәрәзә егете Рәшит Гайнетдинов алып кайткан, үзе үк бу үсентеләрне утыртырга да булышты, - дип хәбәр итә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев