Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Бушлай шикәр комы бирделәр"

Берничә кеше теленнән ишеттем дә , үзләреннән сорарга булдым.

- Безгә бушлай 5 кило шикәр комы күтәреп килеп керделәр, аптырадык. Сәламәтлекләребезне сорап, хәлебезне белешеп, күңелебезне күтәреп киттеләр, рәхмәт төшкерләре, - дип иминиятләүчеләре турында сөйләделәр алар. Сөйләшә  торгач,  "Ак барс" страхованиясенең Әтнә филиалы  хезмәткәрләре булып чыкты  бу киң күңелле кешеләр.

"Өлкәннәр һәм инвалидлар ункөнлеге уңаеннан башкарылган акция турында әйткәннәрдер сезгә.  Төрле яшьтәге,  төрле катламга кергән  клиентларыбыз бар. Һәм без аларның барысын да хөрмәт итәбез.  Әлеге ункөнлек уңаеннан иминиятләүчеләребезнең шушы катламга кергәннәренә  кечкенә генә бүләк ясадык. Әлләни зур бүләк түгел, әмма алар аны зурлап кабул иттеләр. Бер-беребезне хөрмәт итеп эшләргә, яшәргә насыйп булсын", - дип ачыклык кертте моңа  бүлек җитәкчесе  Вәсилә  Нәҗмиева.

Фотолар иминиятләүчеләр альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев