Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Күәм мәктәбе укучылары бүләкләнде

Кичә районыбызга "Ашыт сакланышы" хезмәткәрләре килде.

"Ашыт сакланышы" хезмәткәрләре Рамил Сабиров, Рәшит Әхмәтҗанов, Гөлнара Абдрахманова, Аделина Мөхәмәдҗанова кичә, 28 ноябрь көнне, районыбызның Күәм урта мәктәбе укучыларына бәйрәм ясап киттеләр.

"Парклар маршы - 2018" Халыкара табигатьне саклау акциясе лауреатлары менә шушы мәктәптә булып чыкты.

Менә алар:

Хафизов Ислам - 4 урын,

Калимуллина Гөлия - призер,

Сафина Динә - призер.

Укучылар Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде.

Шулай ук аларның укытучылары - Ганиева Ләйсән Фәргать кызы,  башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Римма Нурмөхәммәт кызы Борһанова да экологларның Рәхмәтенә ия булды.

Котлыйбыз Сезне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев