Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Пневмококк вакцинациясе кемнәргә тиеш?

Халыкны пневмококк инфекцияләренә каршы вакцинацияләү Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән профилактик прививкаларның календарена кертелде.

Пневмококк инфекцияләренә каршы вакцинациянең эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календаре кысаларында Русия Федерациясе субъекты бюджеты акчаларына 2-5 яшьлек балалар һәм куркыныч тудыручы төркемнәргә караучы өлкәннәр (хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр, үпкәләрнең хроник авыруларыннан интегүче 60 яшьтән өлкәнрәкләр, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче хезмәт яшендәге өлкәнрәкләр) тиеш.

Быел халыкны пневмококк инфекцияләренә каршы вакцинацияләү планы (16.07.2020дәге үзгәрешләр белән) 93 800 кеше тәшкил итә, шул исәптән балалар - 43 800 кеше, өлкәннәр – 50 000 кеше, ревакцинация планы - 40 500 бала.

Бүгенге көндә халыкны пневмококк инфекциясеннән вакцинацияләүнең гомум күләменең 57,9 проценты үтәлгән.

Киләсе хисап ноктасы 10 августта булачак. 15 августта вакцинацияне тәмамлау, 2020 елга билгеләнгән күләмнең 100 процентын үтәү планлаштырыла.

Автор: Резида Валитова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Pnevmokokk-vaktsinatsiyase-kemn-rg-tiesh-396905/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев