Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Салаватта - Әтнә егетләре!

Әтнә талантларга бай, моны берәү дә инкарь итмәс.

Кечкенәдән карап, сокланып, аларның уңышларына куанып үстергән йолдызларыбыз бар. Алар ышанычлы адымнар белән яңадан-яңа үрләр яулый, тамашачыларының алкышларын кабул итә. 

    Шул йолдызларның берсе - Шәкәнәч авылында туып үскән егет - Риваль Хисмәтуллин. Аның җырлаганын тыңлап дөньясын онытканнар, җанына дәва табучылар аз түгел. Матур җырлый, сөбханалла. "Татар моңы"ннан күтәрелгән ир-егет җырларга көйләр яза. Тыңлап туйгысыз. Гаиләсе матур.

     Соңгы көннәрдә социаль челтәрдә  Ривальнең татарның бөек улы, танылган шәхесе, җырчы Салават Фәтхетдинов, шагыйрә Айгөл Вәлиуллина белән төшкән фотосы пәйда булды. Айгөл аны "Талантлы композитор", дип бәяләде. Консерватория тәмамлап, көйләр язучы егетебезгә куелган бу бәягә күңел шулкадәр сөенде. Үзебез бәяләү бернәрсә, читләр дә шулай бәяләсә -инде бу чынлап шулай; чынлап талантлы шәхес Риваль Хисмәтуллин. Шулай булмаса Салават Фәтхетдинов аның көйләренә язылган җырларны яратып башкармас иде.

- Концертка да Салават Зәки улы үзе чакырды. Мин остазыбызга бик рәхмәтле. "Татар моңы"нда танышып калган идек. Аның игътибары, киңәшләре бик ярдәм итте. 28 сезон концертыннан бергә хезмәттәшлек итәбез. Ул концертында Салават Фәтхетдинов минем көйгә язылган "Төшләреңә чакыр" дигән җырны җырлаган иде, 30 нчы сезон концертында минем көйгә язылган "Син кайда", "Төнге урам" җырларын башкарды. Бу минем өчен зур горурлык. Айгөл Вәлиуллина белән дә күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Ул шигырьләр яза, мин көй язам. Салават абый җырлый. Концерттан сөенеп кайттым, 30 сезон концертында  якташыбыз Зөлфәт Фәхретдинов та җырлый. Аның да минем көйгә язылган җырны башкаруы сөендерде. Бик ошатып кайттым. Киләчәктә дә бергәләп эшләргә язсын...- ди Әтнә дәүләт драма театрында эшләүче композитор-җырчы егетебез Риваль Хисмәтуллин.

- Риваль ижат иткән "Син генә" дигән җырны башкардым Салават Зәки улы концертында.  Салават абый - минем өчен Остаз!!! Хөрмәтем зур бу Шәхескә!!! - ди Зөлфәт Фәхретдинов та. Үзенчәлекле тавышы өчен яратабыз Зөлфәтне. Кешелекле дә әле алар, сөбханалла.
 

Булдырасыз, егетләр! Сокланабыз, горурланабыз сезнең белән! Үрләрегез алда булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев