Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Сарман урамы тулы тракторлар...

Урамыбызның аскы өлешенә асфальт җәйгәннәрен язган идем. Беррәттән Олы Әтнәнең берничә урамына җәелде ул. Һәм менә юлчылар тагын шул урамнарда. Ни булган?

Аптырап урамга атылдык. Зур тракторларның йөрүе дә өйне селкеткән кебек. Тавышлары әллә кайдан ишетелә һәм ят. Юлчылар икәнен барыбыз да аңладык, нишлиләр алар, әле генә җәйделәр бит асфальтны.

- Юл кырыйларын эшлибез, алары эшләнмәгән иде. Бүген менә Нариман, Коммунар, Дулкын, Татарстан урамнарын эшләп, бишенче урам - Сарманга килдек. Болар барысы да быел асфальт җәелгән урамнар. Дөрес, Дулкын  урамының бер почмагы гына эшләнде...- ди "Татавтодор"ның Әтнә участогы мастеры Алмаз Гәрәев. 

Тиз, пөхтә эшләгәннәрен язган идем. Тагын бер кат сокландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев