Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Тузансуырткыч Каенсарга – Габделәхәт абыйга китте.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте уздырган “Языл һәм бүләкләр от” акциясенең икенче җиңүчесе Каенсар авылыннан Габделәхәт Галәвиев.

– Пенсия алуга язылып куям газета-журналларга, – дип каршы алды безне Габделәхәт абыйның тормыш иптәше Нурзия апа.
Узган ел да катнашканнар әлеге бәйгедә. Тик булмады, чыкмады, дип кул селтәмәгәннәр.
– “Әтнә таңы” белән балалар өчен “Салават күпере” һәм “Сабантуй”га язылгач, килен быел да бәйгегә квитанцияләрне җибәрде. Чыкса, чыкмаса, катнашып карыйк әле, диде, – дип елмайды Габделәхәт абый.
Җиңүче булуыгызны каян белдегез? – димен аңа.
– Газетадан укып. “Әтнә таңы”н кулга алуга, бер сүзен дә калдырмый укып чыгам. Җиңүчеләр турында укыдым, тик кешегә әйтергә курыктым. Шыпырт кына йөрдем. Бәлки, мин түгелдер, бу дип шикләндем, – диде Габделәхәт абый елмаеп.
Сүзгә Нурзия апа кушыла:
– “Әтнә таңы”н бабай белән тарткалаша-тарткалаша укыйбыз хәтта. Иң беренче мин укыйм, дип. Көтеп алабыз газетаны. Бер генә тапкыр да язылмыйча калган юк, – диде ул.
Мактаганны кем яратмый. Нурзия апаның әлеге сүзләре йөрәккә сары май булып сарылды. Габделәхәт абыйга: “Яшьләребез күбрәк сайт, инстаграм челтәрләрен карый инде”, – димен. Ә ул:
– Инстаграм челтәрен дә карап барам. Ул да кызыклы, – дип шаккаттырды үземне.
Менә бит, өлкәннәребез, афәрин. Барысына да өл­герәләр. Газетасын да укыйлар, интернет челтәрендә дә алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев