Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Җәяүлеләр юлыннан йөргән этләрне күргәнегез бармы сезнең?

Җәяүлеләр юлы аша йөрисезме? Бөтенебез дә түгел әле...

Чөнки хәзер җәяүлеләр юлы да ышанычлы түгел, карамыйча чыксаң, выжт итеп яныңнан машина үтеп китә. Андыйлар да бар. 

Тәртип белән, юл кагыйдәсен саклаган машина йөртүчеләр, хәтта "зебра" аша чыккан этләргә дә юл бирәләр. Ышанмыйсызмы? Фотога карагыз әле...Этләр генә димәссең. Ана эт балаларын җәяүлеләр юлы аша йөрергә өйрәткән. Ничек юл бирмисең инде боларга...

Сокланып карап торырлык. Тегеннән-моннан йөгереп чыгучы җәяүлеләргә үрнәк.

Лилия Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев