Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Югары Сәрдә балалар мәйданчыгында – Римма Атлас кызы Ратникова... – фоторепортаж

Башка сыймас хәлләр дә була бу тормышта, көтелмәгән очрашулар да насыйп була. Югары Сәрдәләр моңа шаһит.

Аллага шөкер, кайсы авылга барып кермә. Балалар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Элек исә  шәһәр балалары бәхетле инде, кайда гына уйнамыйлар, дигән уйлар килә. Үсә төшкәч кенә су буенда бата-чума уйнау, беррәттән  каз-сыер саклау  – авыл балалары бәхетенә генә тигән өлеш булганын аңладык.

      Безнең буынны шәһәр белән авыл арасындагы аерымлыклар бетәчәк, коммунизм булачак, дип укыттылар. Коммунизмны тулаем күреп булмаса да, дөрестән дә авыл белән шәһәр арасындагы аерыымлыклар беткәне күз алдыыбызда. Ни теләсәк шул бар, юллар асфальт, су өйгә кергән, газ ягабыз, шәһәрдән калышмыйбыз. Балалар өчен спорт мәйданчыклары, хоккей мәйданчыклары авылда да бар хәзер. Инде менә балалар мәйданчыклары ачабыз.

     Район читендәге кечкенә саналган Югары Сәрдә авылының мәдәният йорты каршында да кичә, 18 августта, үзара салым акчасына эшләнгән  балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

     Әлеге авылда ике дистәгә якын бала бар, кечкенәсе-мәктәп яшендәгесе бу. Аллага шөкер, балаларыбыз бар, дип сөенә алар. Һәм менә бу балалар, туачаклары да, хәзер “карусель-качель”нең нәрсә икәнен бишектән белеп-күреп, уйнап  үсәчәкләр. Комы-тавы барысы да үзендә. “Һай, бу бала кая икән”, дип борчыласы булмый әни-әбиләргә, алар шушы мәйданчыкта булачак. Мин, мәсәлән, бала булсам, шунда йөгерер идем.

Менә шушы мәйданчыкны авыл белән зурлап, төштән соң,  тантаналы төстә ачтыылар алар . Чәе-пылавы, уеннары, сюрпризлары мул булды.

Соңгысы,  хәтта,  күз алдына да китерә торган түгел:  мәйданчыкны ачу тантанасына җәяүләп, дуслары белән    ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советты депутаты, ТР журналистлар Союзы рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да килеп керде.

 Бәхет елмайса елмая бит ул. Югары Сәрдә балалары аның нинди дәү кеше икәнлеген белә хәзер, шул ук вакытта нинди гади, ихлас кеше икәнлеген авыл халкы да озак искә алачак әле.

     Г.Тукай эзләре эзләре буйлап җәяүләп юлга чыккан  бер төркем менә шушы мәйданчыкның ачылышына туры килде. Дөресрәге аларны авыл җирлеге башлыгы Рәшит Рәис  Хөснетдинов күреп алды һәм авыл бәйрәменә чакырды.  Бик теләп риза булган кунаклар халык белән бик теләп аралашты. Мәйданчыкның туачак сабыйларның балаларына да хезмәт итүен теләделәр.  Беррәттән авыл җирлегенең торышы белән таныштылар. Мәктәпкә кереп  режиссер Камил Саттаровның музеен карадылар."Аның әтисе Югары Сәрдәнеке була..."-   авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов  барысы белән дә кунакларны бәйнә-бәйнә таныштырды.  

Пылау, чәй белән сыйлангач, Югары Сәрдә халкына уңышлар теләп, кунаклар җәяүләп Кушлавычка – Г.Тукай музеена юл тоттылар.

Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигән әйтем бу очракка бик тә туры килде.

Ә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә апаларын Җиһангирова, укытучы апалары Закирова Гүзәл, Хөснетдинова Гөлнур һәм китапханәче Сабирова Рәйхана апалары   әллә никадәр уен әзерләп куйган иде аларга.

Мәйданчык та бик матур, авыл күрке булып тора. Игелеген күрергә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев