Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Үзебезнең эшне кешегә эшләтмибез"

Районыбыз юлчылары шулай диләр.

"Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогында эшләүче ир-егетләрнең эшеннән барыбыз да хәбәрдар. Җәй буе эшләгән эшләре күз алдында, кайсы якка карасаң да алар куйган хезмәт - юлларыбызның эшләнгән кадәре сөбханалла. 

- Җәйгә каралган эшләрне җиренә җиткереп эшләргә тырыштык. Үзебезгә каралган эшне кешегә эшләтмибез анысы, - диләр юлчылар. 

Аз эшләмәделәр, Бәрәскә-Казан юлы, Кызыл Утар юлы, Кишет  юлы - болары зурлары, моннан тыш эшләнгәнен дә хәбәр итеп барырга тырыштык.

Күптән түгел юл билгеләре, күрсәткеч такталар утыртылган баганаларны бетон белән ныгытып чыктылар алар, "Аларның ныгытылганы бар иде, ныгытылмаганы, менә шуларны барлап, өлгергән кадәрен эшләп чыктык. Бәрәзә мәктәбе янындагы олы юлга полицай урнаштырдык. Анысын урнаштыру өчен дә баганада ут булуы шарт, - дип иаңлаталар.

Ә юл билгеләре, авылларны күрсәткечләр районыбыз эчендә мең ярымнан артык икән. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев