Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казанда “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм проектына нәтиҗә ясалды

“Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң мәдәниятле ата-ана” номинацияләре буенча урыннар билгеләнде».

(Казан, 28 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанда Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң мәдәниятле ата-ана” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Ул 2017-2018 уку елында “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты кысаларында узды.

“Әлеге көндәлекне кирәк булган өчен генә түгел, зур кызыксыну һәм теләк белән алып баруыгызны телим. Проект бик үзенчәлекле, чөнки төрле музей, театр, китапхәнәләрдә бик күп файдалы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Балачак – кеше гомеренең иң гүзәл чоры. Кечкенә сабый булмасам да, мин әле дә әкиятләр укыйм. Әкиятләр ярдәмендә барысы да яхшы булачагына, могҗизага ышанабыз. Сезгә дә дөньяның гүзәллеген тоеп, хыялланып, тормышыгызны могҗизага тиң булырлык итеп яшәргә насыйп булсын”, - дип изге теләкләрен җиткерде чарада катнашучыларга Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты 2014 елда, Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елында башланды. Башта ул беренче сыйныф укучылары өчен генә иде. Соңрак проектның аудиториясе киңәйде. Хәзерге вакытта анда 1-4 класс укучылары катнаша.

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган республикакүләм проектының максаты - балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учаклары, республиканың тарихи-истәлекле урыннары белән таныштыру, укучыларны рухи яктан баету. Моннан тыш, проект патриотизм хисе тәрбияли һәм төрле мәдәни чараларда катнашырга мөмкинлек бирә.

Бүген ел дәвамында иң күп мәдәни чарага йөрүчеләрне “Әкият” курчак театрында “Хаврошечка” спектаклен карарга чакырдылар. Быелгы уку елында проектта Кукмара, Арча, Әлмәт районнары активлык күрсәткән, барлыгы 179 000 укучы катнашкан.

Бөтен республика буенча 212 бала һәм 53 әти-әни җиңүче дип табылган. Укучылар китаплар һәм юлламалар белән бүләкләнде.

  • 2017-2018 уку елында республика музейларында 1400 чара (аларны 40 327 укучы караган), китапханәләрдә 8000 артык чара ( 305 359 укучы) узган.
  • http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/28/164848/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев