Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Патриотик тәрбия

“Аҗаган 2.0”: районыбыз патриотлары стартка чыкты

9 апрель көнне “Ашыт” спорт мәктәбе базасында “Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уен­нарының муниципаль этабы узды.

Әлеге чара патриотизм кече яшьтән, ә көч бер­дәмлектә һәм әзерлектә башлана дип кабат исбатлады.
Ярышларда өч яшь категориясе: кече, урта һәм өлкән командалар катнашты. Һәр җыелма команда 10 кешедән торган, анда һәр катнашучы үз ролен башкарган – командирдан һәм элемтәчедән алып медикка һәм разведчикка кадәр. Мондый формат балаларга физик чыдамлылыкны гына түгел, команда белән үзара хезмәттәшлек, стратегик фикерләү һәм үзара табышны да күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Кече яшьтәге төркемдә уеннар 4 этаптан торды: сәламләү һәм строй әзерлеге, беренче ярдәм күрсәтү, «Төз атучы» уены һәм Ватаныбыз тарихын буенча викторина. Кискен көрәш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Күлле-Киме төп мәктәбе
2 урын – Түбән Көек төп мәктәбе
3 урын – Иске Өҗем төп мәктәбе.
Урта һәм өлкән яшьтәгеләр алты этапта ярыштылар: утлы әзерлек, беренче ярдәм күрсәтү, Россия дәүләтенең һәм хәрби тарихны белү буенча викторина, хәрби эстафета, радиация, химик һәм биологик саклану һәм сафта йөрү.
Финал ярышлары нәти­җәләре:
Урта категория: җиңүче – Бәрәскә һәм Олы Әтнә урта мәктәбе командалары.
Өлкән категория: җиңүче – Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе командасы.
Оештыручылар катна­шучыларның югары дә­рә­җәдә әзерлеген, дисциплинаны һәм процесска ихлас җәлеп ителүен билгеләп үттеләр. “Аҗаган 2.0” – ярышу гына түгел, бу – характер мәктәбе, анда Ватанның киләчәк сакчысы сыйфатлары формалаша: җаваплылык, ныклык, тарихка һәм коман­да буенча иптәшләренә хөр­мәт.
Муниципаль этапта җиңү­челәр 18 апрельдә Казан шәһәрендә Югары танк команда училищесы базасында узачак зона уеннарына путёвкалар алдылар. Анда безнең егет-кызларга районны югарырак дәрәҗәдә тәкъдим итәргә һәм көрә­шергә туры киләчәк.
Айсылу Гыйззатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев